Вахшат | Вәхшәт. Стихотворение на татарском языке. Муса Джалиль.

Стихотворение о войне на татарском языке. Автор: Залилов Муса Мустафович (Муса Джалиль).


Текст стихотворения на татарском языке Вәхшәт — Варварство Муса Джалиль:

 

1943, октябрь.

Оригинал Как звучит на русском языке
н – носовой звук (как во французском «n», как в англ. «ing»).ж – мягкое звучание буквы «җ».э, ё – звучание буквы «ө».щ – звучание буквы «ч». В зависимости от географического положения, где–то говорят как твердое «ч», где–то как «щ».
Алар… Алар җыйнап аналарны,

Балаларны кырга кудылар.

Казыттылар чокыр, ә үзләре

Читтән көлеп карап тордылар…

Ә аннан соң чокыр кырыена

Тезделәр дә хәлсез халыкны,

Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле

Исрек майор өскә калыкты.

Көн яңгырлы иде… Берсен-берсе

Этә-төртә кургаш болытлар

Иелделәр җиргә…

Юк, бу көнне,

Бу көнне мин мәңге онытмам!

Үзем күрдем, үз күзләрем белән,

Үкереп акты ничек елгалар;

Балалар күк ничек үкси-үкси

Яшен түкте ярсып җир-ана.

Үзем күрдем, ничек моңлы кояш

Болыт аша җиргә сузылып,

Үксеп үпте үксез балаларын

Соңгы кабат кысып, суырып.

Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан

Көзге урман шашып шаулады.

Ишетелде калын бер имәннең

Авыр сулап җиргә ауганы.

Яшь балалар, куркып, аналары

Итәгенә елап ябышты.

Мылтык тавышы кисте карт ананың

Йөрәгеннән чыккан каргышны.

Бер кечкенә бала, яфрак төсле

Калтыранып, төелеп яшенә,

Анасының итәк арасына

Бөдрә чәчле башын яшерә.

Ул сарыла шашкан анасына,

Нәни күңеле сизә, күрәсең!

— Аталар бит, әнием, яшер мине,

Әнием, бәгърем, килми үләсем!..

Ана, иелеп, ике кулы белән

Күтәрде дә җирдән баласын,

Күкрәгенә кысты һәм мылтыкка

Каршы тотты йөрәк парасын.

Бала кинәт аңа ыргытылды,

Ачы тавыш өзде йөрәкне:

— Мин яшисем килә, әнием, җибәр,

Әнием, бәгърем… кирәкми…

— Курыкма, балам, хәзер… хәзер бетә,

Йом күзеңне, күзең күрмәсен!

Түз, түз, балам… хәзер… авырттырмас та…

Палач тереләй җиргә күммәсен!..

Бала йомды күзен…

Ак муеныннан

Кызыл тасма төште, салынып.

Ауды җиргә бергә ике тормыш,

Бер-берсенә ябышып, сарылып.

Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды,

Җир елады кысып тешләрен.

Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар!..

Нишләдең . син, җирем, нишләдең?

Әйт син миңа, миллион еллар яшәп,

Син бакчалы, күлле, чәчәкле,

Күрдеңме тик бер кат үз гомреңдә

Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!

Күтәр, илем, хаклык байрагыңны

Буяп җирнең канлы яшенә,

Үлем булсын нуры, ана канын,

Бала канын эчкән вәхшигә!

1943, октябрь

Олар…Олар жийнап аналарны,

Балаларны кырга кудылар.

Козыттылар щокыр, э узляре

Щиттэн кэлеп корап тордылар…

Э аннан сон щокыр кырыена

Тезделэр дэ хэлсез халыкны,

Зур борынлы, ямьсез бакыр кузле

Исрек майор эскэ калыкты.

Кэн янгырлы иде… Берсен–берсе

Этэ–тэртэ кургаш болытлар

Иелделэр жиргэ…

Юк, бу кэнне,

Бу кэнне мин мэнгэ онытмам!

Узем курдем, уз кузлэрем белян,

Укереп акты нищек елгалар;

Балалар кук нищек укси–укси

Яшен тукте ярсып жир–ана.

Узем курдем, нищек монлы кояш

Болыт аша жиргэ сузылып,

Уксеп упте уксез балаларын

Сонгы кабат кысып, суырып.

Нэфрэттеннэн, йёрэк ачысыннан

Кэзге урман шашып шаулады.

Ишетелде калын бер имэннен

Аур сулап жиргэ ауганы.

Яшь балалар, куркып, аналары

Итэгенэ елап ябышты.

Мылтык тавышы кисте карт ананын

Йёрэгеннэн щыккан каргышны.

Бер кещкенэ бала, яфрак тэсле

Калтыранып, тэелеп яшенэ,

Анасынын итэк арасына

Бэдрэ чэчле башын яшерэ.

Ул сарыла шашкан анасына,

Нэни кунеле сизэ, курэсен!

–Аталар бит, энием, яшер мине,

Энием, бэгрем, килми улэсем!..

Ана, иелеп, ике кулы белэн

Кутэрде дэ жирдэн баласын,

Кукрэгенэ кысты хэм мылтыкка

Каршы тотты йёрэк парасын.

Бала кинэт ана ыргытылды,

Ащы тауш эзде йёрэкне:

– Мин яшисем килэ, энием, жибэр,

Энием, бэгърем… кирэкми…

– Курыкма, балам, хэзер… хэзер бетэ,

Йём кузенне, кузен курмэсен!

Туз, туз, балам… хэзер… аурттырмас та…

Палач терелэй жиргэ куммэcен!..

Бала йёмды кузен…

Ок муеннан

Кызыл тасма тэште, салынып.

Ауды жиргэ бергэ ике тормыш,

Бер–берсенэ ябышып, сарылып.

Кук кукрэде кинэт, жил сызгырды,

Жир елады кысып тешлэрен.

Нинди ащы бу яшь, нинди кайнар!..

Нишлэден син, жирем, нишлэден?

Эйт син мина, миллион еллар яшэп,

Син бакчалы, кулле, щэщэкле,

Курденме тик бер кат уз гомренда

Мондый хурлык, мондый вэхшэтне?!

Кутэр, илем, хаклык, байрагынны

Буяп жирнен канлы яшенэ,

Улем булсын нуры, ана канын,

Бала канын эщкэн вэхшигэ!

 

Стихотворение «ВАРВАРСТВО» русском языке, 1943 г.

 

«Они с детьми погнали матерей

И яму рыть заставили, а сами

Они стояли, кучка дикарей,

И хриплыми смеялись голосами.

 

У края бездны выстроили в ряд

Бессильных женщин, худеньких ребят.

Пришел хмельной майор и медными глазами

Окинул обреченных…

 

Мутный дождь гудел в листве соседних рощ

И на полях, одетых мглою,

И тучи опустились над землею,

Друг друга с бешенством гоня…

 

Нет, этого я не забуду дня,

Я не забуду никогда, вовеки!

Я видел: плакали, как дети, реки,

И в ярости рыдала мать-земля.

 

Своими видел я глазами,

Как солнце скорбное, омытое слезами,

Сквозь тучу вышло на поля,

В последний раз детей поцеловало,

В последний раз…

 

Шумел осенний лес. Казалось, что сейчас

Он обезумел. Гневно бушевала

Его листва. Сгущалась мгла вокруг.

Я слышал: мощный дуб свалился вдруг,

Он падал, издавая вздох тяжелый.

 

Детей внезапно охватил испуг,—

Прижались к матерям, цепляясь за подолы.

И выстрела раздался резкий звук,

Прервав проклятье,

Что вырвалось у женщины одной.

Ребенок, мальчуган больной,

Головку спрятал в складках платья

Еще не старой женщины. Она

Смотрела, ужаса полна.

Как не лишиться ей рассудка!

Все понял, понял все малютка.

 

— Спрячь, мамочка, меня! Не надо умирать! —

Он плачет и, как лист, сдержать не может дрожи.

Дитя, что ей всего дороже,

Нагнувшись, подняла двумя руками мать,

Прижала к сердцу, против дула прямо…

 

— Я, мама, жить хочу. Не надо, мама!

Пусти меня, пусти! Чего ты ждешь? —

И хочет вырваться из рук ребенок,

И страшен плач, и голос тонок,

И в сердце он вонзается, как нож.

 

— Не бойся, мальчик мой. Сейчас вздохнешь ты вольно.

Закрой глаза, но голову не прячь,

Чтобы тебя живым не закопал палач.

Терпи, сынок, терпи. Сейчас не будет больно.—

 

И он закрыл глаза. И заалела кровь,

По шее лентой красной извиваясь.

Две жизни наземь падают, сливаясь,

Две жизни и одна любовь!

 

Гром грянул. Ветер свистнул в тучах.

Заплакала земля в тоске глухой,

О, сколько слез, горячих и горючих!

Земля моя, скажи мне, что с тобой?

 

Ты часто горе видела людское,

Ты миллионы лет цвела для нас,

Но испытала ль ты хотя бы раз

Такой позор и варварство такое?

 

Страна моя, враги тебе грозят,

Но выше подними великой правды знамя,

Омой его земли кровавыми слезами,

И пусть его лучи пронзят,

 

Пусть уничтожат беспощадно

Тех варваров, тех дикарей,

Что кровь детей глотают жадно,

Кровь наших матерей…»

Ссылка на основную публикацию